Юнәлешләр

Конференциянең эш юнәлешләре:

  • Төрки телләрнең формаль модельләре
  • Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
  • Төрки телләрнең электрон корпуслары
  • Текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр
  • Сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары
  • Текстларны эшкәртү өчен семантик системалар
  • Автоматик тәрҗемә системалары
  • Төрки телләргә өйрәтүче интеллектуаль системалар һәм технологияләр
  • Төрки телләрнең лингвистик онтологияләре

Конференция барышында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр һәм компьютер программаларын күрсәтү каралган.

Конференция кысаларында төрки телләр өчен уртак грамматик тамгалау (аннотацияләү) системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы UniTurk семинары узачак.

Рецензия нәтиҗәләре буенча кабул ителгән барлык мәкаләләр дә «Гамәли семиотика» институтының сайтында һәм конференция материаллары җыентыгында басылып чыгачак.

Иң яхшы сайланма мәкаләләрне рецензияле журналда нәшер итү каралган.

Конференциянең эш телләре булып инглиз, рус һәм татар телләре билгеләнә.

Төп даталар

Тулы текстларны җибәрү: 1 июньга кадәр 20 июньгә кадәр
Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү: 10 июнь 30 июньгә кадәр
Төзәтелгән мәкаләләрне кабул итү: 20 июньга кадәр 10 июльгә кадәр
Конференциянең программасы әзер булу: 5 сентябрь.
Конференциянең эш көннәре: 17 – 19 октябрь.

Оештыручылар

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
«Гамәли семиотика» фәнни эзләнүләр институты

Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университеты
«Шәкли фәһем» фәнни эзләнүләр институты

Россия фундаменталь эзләнүләр фонды

Россия шәкли фәһем ассоциациясе

Казан (Идел буе) федераль университеты
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Хисаплау математикасы һәм информацион технологияләре институты
Информацион технологияләр һәм информацион системалар югары мәктәбе

Татарстан республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды

Программа комитеты

1. Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы (Казан, Татарстан, Россия) рәисе
2. Шәрипбаев Алтынбәк Әмир улы (Астана, Казахстан) рәистәше
3. Адалы Әшрәф (Истанбул, Төркия)
4. Алтынбәк Гулила (Урумчы, Кытай)
5. Дыбо Анна Владимир кызы (Мәскәү, Россия)
6. Желтов Валериан Павел улы (Чабаксар, Чувашия, Россия)
7. Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы (Казан, Татарстан, Россия)
8. Кубединова Ленара Шакир кызы (Симферополь, Кырым, Россия)
9. Латыпов Рөстәм Хафиз улы (Казан, Татарстан, Россия)
10. Мамедова Масуда Гусейн кызы (Баку, Әзербайҗан)
11. Офлазер Кемаль (Доха, Катар)
12. Садыков Ташполот (Бишкек, Кыргызстан)
13. Салчак Аэлита Яков кызы (Кызыл, Тыва, Россия)
14. Сиразитдинов Зиннур Әмир улы (Уфа, Башкортостан, Россия)
15. Татевосов Сергей Георгий улы (Мәскәү, Россия)
16. Торотоев Гаврил Григорий улы (Якутск, Саха, Россия)
17. Тукеев Үәлишер Ануарбәк улы (Алмата, Казахстан)
18. Хасьянов Айрат Фәрид улы (Казан, Татарстан, Россия)

Оештыру комитеты

1. Невзорова Ольга Владимир кызырәисе
2. Гатиатуллин Айрат Рафиз улыгыйльми секретарь
3. Аюпов Мадехур Масхут улы
4. Галиева Альфия Макарим кызы
5. Гатауллин Рамиль Раис улы
6. Гильмуллин Ринат Абрек улы
7. Курманбакиев Марат Ильдар улы
8. Хусаинов Айдар Фаил улы
9. Хакимов Булат Эрнст улы

Мәкаләләрне тапшыру тәртибе

Мәкаләләрнең тулы текстлары 1 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Гаризалар һәм мәкаләләр конференция сайты аша кабул ителә.

Сайтның адресы: http://www.turklang.antat.ru.

Барлык туган сорауларыгыз буенча да конференциянең фәнни сәркатибенә мөрәҗәгать итә аласыз:

Гатиатуллин Айрат Рафиз улы turklang@antat.ru.

Мәкаләләрнең шаблоны

Download paper template.