Яңалыклар / Вит Байса тарафыннан Sketch Engine системасы буенча мастер-класс
10/09/2015 11:10

Хөрмәтле коллегалар!

TurkLang’2015 конференциясе кысаларында 18 сентябрь көнне сәгать 12.00-дә Казан федераль университетында Вит Байса (Масарик университеты, Чехия) тарафыннан Sketch Engine системасы буенча мастер-класс үткәреләчәк.

Әлеге чарага сез түбәндәге сылтама аша теркәлә аласыз. Урыннар саны чикләнгән.

Sketch Engine - корпус-менеджер программасы һәм лингвистик корпусларны тикшерү өчен нәтиҗәле корал. Бу системадан лексикографлар, корпус лингвистикасы белгечләре, тәрҗемәчеләр, тел өйрәнүчеләр һ.б. файдалана ала. Sketch Engine катлаулы һәм лингвистик яктан нигезләнгән таләпләр ярдәмендә зур текст коллекцияләрендә эзләргә мөмкинлек бирә.

Мастер-класс Интернетка чыбыксыз тоташу тәэмин ителгән аудиториядә узачак, шуңа күрә сез үзегезнең ноутбук или планшетыгызны куллана алачаксыз.