Яңалыклар / Өченче мәгълүмат хаты
01/09/2015 13:39

TurkLang 2015: Төрки телләрне компьютерда эшкәртүгә багышлынган III халыкара конференция

Хөрмәтле коллегалар!

TurkLang 2015 халыкара конференциясенең башлангыч программасы белән Сез түбәндәге адрес буенча урнашкан сайтта таныша аласыз: www.turklang.antat.ru

Барлык катнашучылардан да чыгыш презентацияләрен инглиз телендә әзерләүләрен үтенәбез.

Мөмкин булганча тизрәк, конференциядә катнашуыгызны раслап, килүегезнең датасын, вакытын һәм урынын (аэропорт, тимер юл вокзалы һ.б.) хәбәр итсәгез иде.

Сайтта мобиль телефоныгыз номерын әле калдырмаган булсагыз, шул мәгълүматны да тутыруыгызны сорыйбыз.

Кунакханәдә бүлмә алу үзегезнең карамакта, киңәш ителә торган кунакханәләр исемлеге белән Turklang сайтында таныша аласыз.

Оештыру комитеты